Татарстанның һәм Россиянең атказанган һәм халык артискасы Рауза Хәйретдинова

Автор: Пользователь скрыл имя, 04 Января 2012 в 10:27, реферат

Описание работы

Торгынлык елларында, аеруча егерменче гасырның соңгы чирегендә, Россиядә генә түгел, Татарстанда да милли мәктәпләр күпләп ябылган чорда татар театры халкыбызга телен, гореф-гадәтләрен саклап калырга ярдәм иткән рухи чыганак булып торды. Бу чорда иң күренекле артистлары – Рәшидә Җиһаншина, Шәхсәнәм Әсфәндиярова, Вера Минкина, Рауза Хәйретдинова, Асия Галиева, Рауза Әхмәрова, Әнвәр Гобәйдуллин, Һидаят Солтанов һ.б.

Содержание

1.Кереш өлеш...........................................................................................................3
2.Төп өлеш................................................................................................................4
3.Йомгаклау өлеше..................................................................................................7
4.Әдәбият..................................................................................................................8

Работа содержит 1 файл

реферат по татарскому.docx

— 25.72 Кб (Скачать)

ТР Фән  һәм Мәгариф министрлыгы

Әлмәт дәүләт нефть институты

Чит телләр кафедрасы 
 
 
 
 
 
 
 

Татарстанның  һәм Россиянең атказанган һәм  халык артискасы Рауза Хәйретдинова. 
 
 
 
 

                                                                                Язды: 41-81 төркем студенты

                                                                      Әхмәтова Алсу Рәсим кызы

                                                                                Тикшерде: өлкән укытучы

Фәтхуллина  Зөлфия Рәис кызы 
 
 

Әлмәт, 2011

Эчтәлек

1.Кереш өлеш...........................................................................................................3

2.Төп өлеш................................................................................................................4

3.Йомгаклау өлеше..................................................................................................7

4.Әдәбият..................................................................................................................8 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

    Кереш өлеш

    Г. Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театрына 100 ел. Халыкның талантын, рухи дөньясын, дәрәҗәсен билгели торган театр сәнгате – милләтебезнең казанышы һәм чиксез горурлыгы.

    Торгынлык елларында, аеруча егерменче гасырның соңгы чирегендә, Россиядә генә түгел, Татарстанда да милли мәктәпләр  күпләп ябылган чорда татар театры халкыбызга телен, гореф-гадәтләрен саклап калырга ярдәм иткән рухи чыганак  булып торды. Бу чорда иң күренекле артистлары – Рәшидә Җиһаншина, Шәхсәнәм Әсфәндиярова, Вера Минкина, Рауза Хәйретдинова, Асия Галиева, Рауза Әхмәрова, Әнвәр Гобәйдуллин, Һидаят Солтанов һ.б.

    Мин үземнең эшемдә Рауза Хәйретдинова турында язып китәсем килә.

Театрда аның урыны  бик зур, чөнки җырлый торган артисткалар  бик кадерле. Ул – искиткеч тырыш кеше һәм характерлы артистка. Аны тамашачы бик ярата, тамашачының хөрмәте бик зур. Коллегалары да аны бик ярата. 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

    Төп өлеш

          Рауза Хәйретдинова сәхнәгә килгән 40нчы еллар ахыры – илебез  өчен дә, театрыбыз өчен дә  иң авыр, шул ук вакытта куанычлы  чор. Ачлык, ялангачлык, хәерчелек  баштан ашкан бер вакытта, алда  өмет йолдызы балкый башлый, сугыштан  соң михнәтле, сагышлы көннәр  алдагы яктылыкка омтылу белән   алышына. Һәр нәрсә бик тиз  җайга салыныр, тормыш тантана  итәр сыман тоела. Рауза апа  исә үзенең табигате, холкы белән  дә бу ышанычның җанлы рәвеше  – зәңгәр күзләрен тутырып  карагач, бер елмаеп, көлеп җибәрсә,  тирә-юнь нурга төрелә, аның янында  үзеннән- үзе матур гамь хасыйл  була. Шуңадырмы, театрда аны бик  тиз арада үз итәләр, роль артыннан  роль яудыра башлыйлар. Яшь  Рауза җырга-моңга булган сәләте  белән алдыра. Андый пландагы  артистларга театрда кытлык һәрвакыт  зур. Рауза җырлы әсәрләргә  җанын фида кылырга да риза, спектакльдә музыка яңгырамаса, аның күңеле төшә. Режиссерлар,  яшь Раузаның мондый рольләргә  артистлык чаткыларын тойганнан  соң, аның сәләтен тулысынча  ачу ниятен, халыкның иң сөекле  образларын аңа бер дә икеләнмичә  ышанып тапшыралар һәм ялгышмыйлар.  Шуннан башлана аның җырлы  гомере. Бу турыда журналист М.Хөснимәрдәнов  болай дип искә ала: “Г. Камал  исемендәге ТДАТ сәхнәсендә үлмәс  Галиябануны ун елга якын Рауза башкарды. Табигать  биргән сәләте, яшьлек чибәрлеге, моңлы тавышы белән әсәрләндерә иде ул безне. Үзең авылда утырасың, ә күңелең анда, сәхнәдә, аның янында. Һәр чорның үз Галиябануы була. Һәр егет үз Галиябануын эзли һәр кызның күңелендә үз Хәлиле яши. Ул чордагы Галиябануның саф мәхәббәте безне Рауза уйнавы, аның өздереп җырлавы аша рухландыра, тетрәтә иде. Без үз Галиябануыбызны - Раузабызны сагынабыз. Ул гына да түгел, унбиш ел буена К.Тинчуринның “Зәңгәр шәл”ендәге Мәйсәрәне дә сагынабыз...”

                Бәхетебезгә, илленче еллар уртасында  сәхнәдән көчләп аерылган “Зәңгәр  шәл” мелодрамасы 20 елдан соң  яңадан кайта. Анда да төп  рольне – Мәйсәрәне ул башкара һәм 15 ел буена һәр чыгышында тамашачыга бәйрәм хисе бүләк итә.

             Вокал мөмкинлекләре булу өстенә, ул халыкның гореф-гадәтләрен  бик яхшы белә, авыл халкының  бөтен нечкәлекләрен, күз карашларына  кадәр тоемлый. Рауза ханым  кыланмый, ә бәлки алар булып  яшәргә тырыша. Ул тудырган образларда самимилек, табигыйлек, хәтта авылчанлык, характер яктылыгы, ачыклы ярылып ята.

      Рауза Хәйретдинова уйнаган рольләрен  күздән кичергәч, үзенең сәхнә  гомерендә бик күп яшь кызларны  уйнап, карчыклар образына якын  да килмәве, аларга күчмәгәнлеге  ачыклана. Күрәсезме, нинди хәйләкәр! Исәбе- халык күңелендә мәңге  шулай яшь, матур, чибәр, сылу  булып калудыр, ахрысы. Аны аңлап  та була: музыкаль рольләрдә уйнау  аны үзеннән – үзе лирик  дулкынга көйләнгән булырга тиеш. Татар хатын-кызының язмышы ул  иҗат иткән образларда төрле  вариантларда үз чагылышларын  тапты. Һәм ни хикмәт, аңа яшьрәк  чагында күбрәк уңай образларны  гәүдәләндерегә туры килде дә. Шундыйлардан М.М. Әблиевнең “Шәмсекамәр”ендә  Разия, Т.Гыйззәтнең “Шомлы көннәрендәГөлчирә,  Н.Исәнбәтнең “Миркәй белән Айсылу”ында  Айсылу, И.Юзеевның “Янар чәчәк”  әсәрендә Фәүзия, Х.Вахитның “Бергә - гомергә”сендә Шакирә рольләрен  атыйсы килә. Бу образлар үзләренең  кешелек сыйфатлары ягыннан гаять  үзенчәлекле, бер-берсен кабатламыйлар.  Аларның кайсы моңсу һәм уйчан,  кайсы чая, беркатлы, артын-алдын  уйламыйча гашыйк булучан, гомумән,  турледән – төрлеләр. Аларны берләштергән  бер  сыйфатларда фаҗигале  төсләр юк. Бер вакытта да мескен, елак, мыштым түгелләр.

           Аның сәхнә агымында якты буяулар гына өстенлек итә. Арадан, дөрес, берсе – Г. Ибраһимовның “Татар хатыны ниләр күрми” дигән әсәрендә Гөлбану образы аерылып тора. Һәр артистның үз тылсымы, сере була. Рауза апаның уен манерасына ачык, җанлы төсләр хас. Ул  җил сыман сәхнәгә атылып килеп керә, үз “партиясен” башкара да ут уйнатып чыгып та китә. Тормышта да ул шундыйрак, театрның ишеген кыю һәм киң итеп ачып керер, җил – җилдәй яныңнан узып китәр, яңгыратып көләр, сәхнәгә чыгуны изге бер эш итеп ялтыратып уйнап бирер – аңардан һәрвакыт энергия бөркеп торыр. Мөгаен, бу очракта артистның гаять актив табигате тәэсир итәдер. Бигрәк тә тискәрерәк пландагы рольләрне уйнаганда бу нык сизелә. Шушы уңайдан Ш.Хөсәеновның “Әни килде” драмасындагы Расиха образын искә төшерик. Ул үзенең  кыяфәте, килеш-килбәте белән безнең тормышта бик еш очрый торган гадәти бер хатын. Беренче карашка үзе чибәр, тере табигатьле сыман. Тик, вакыйгалар куерган саен, аның холкының асылы ачыла. Битлеге ертыла: күз алдына ире Исламга охшаган, аның кебек үк комсыз һәм намуссыз, тәүбә итә белми торган, аҗдаһадай, бер тиен акча өчен җанын фида кылучы, затсыз бер җан иясе килеп баса. Расиха сатира жанрында уйнала торган роль түгел, ә бәлки тормыш – көнкүреше-бездән алынган тормышчан бер образ. Шуның ише җәнҗалчы усал хатыннарны актрисага шактый күп уйнарга туры килә. Аларны да ул үзенә генә хас җанлылык һәм җиңеллек белән башкара. Без кешеләргә хас комсызлыкны, намуссызлыкны фаш итә. Әйтик, Т.Гыйззәтнең “Ташкыннар”дагы байбикә булырга омтылучы Мөршидә образы үзенең оста һәм төгәл тасвирлануы белән күпләрнең хәтерендә. Яисә Н.Исәнбәтнең “Зифа” дагы. Кәләмзәсе дә бар бит әле. Ул бу рольдән шулай ук зур ләззәт табып,  аны бик тә яратып уйнады. Театрыбызның искиткеч шәп артисткасы Гөлсем  Камская башкарганнан соң әлеге рольдә чыгыш ясау – зур кыюлык һәм тәвәкәллек иде. Рауза апаның театрыбызга хас традицион уен алымнарының камиллеген җанлылыгын, образлылыгын үз иҗатында чагылдыра алуы өчен без аңа бик рәхмәтлебез. Аның уен осталыгы яшьрәк буын артистларның уенында кабатлана икән,димәк , беренче буын артистларның фидакарь тырышлыклары югалмаган. “Халык артистлары” дигән китапта Җ.Кумыснинова Рауза Хәйретдинова “иң бәхетле язмышлы артистка” дип атый. Бу чыннан да, шулай. Рауза апа сәхнәдә бер вакытта да рольләргә кытлык кичермәде, эшсез тормады. Төп образлар аныкы булды. Сүнмәс дәрт белән яшәде. Шәхси тормышында да Рауза апа, миңа калса, иң бәхетле хатын-кызларның берсе.

    Йомгаклау өлеше

     Рауза Хәйретдинова таланты белән горурланып күренекле кешеләр бик күп газета-журналларда язганнар. Күренекле театр билгече Дания Гыймранова “Мәгърифәт” газетасында басылып чыккан “Бәхетле язмышлы артист” дигән зур күләмле мәкаләсенең бер өзеген тәкъдим итәсем килә.

     “...Һәр  артистның үз тылсымы, сере була. Рауза  апаның уен манерасы ачык, җанлы  төсләр хас. Ул, җил сыман, сәхнәгә  атылып керә, үз “партиясен” башкара  да ут уйнатып чыгып та китә. Тормышта да ул шундыйрак, театрның ишеген кыю  һәм киң итеп ачып керер, җил-җилдәй яныңнан узып китәр, яңгыратып көләр, сәхнәгә  чыгуны изге бер эш итеп көлеп алыр, чыккач, төгәл итеп ялтыратып  уйнап бирер – аңардан һәрвакыт энергия бөркелеп торыр. Мөгаен, бу очракта артистның  гаять актив табигате уенына тәэсир итәдер. Бигрәк тә тискәрерәк пландагы ролҗләрне уйнаганда бу нык сизелә...”

     Ә Роберт Миңнуллин болай дип яза : “Рауза апа Хәйретдинова уйнаган  апалар чәчрәп тора, аларның һәркайсы хәтердә уелып кала. Чөнки артистка бәтен җанын, бөтен күңелен биреп  уйный белә...” 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

     Әдәбият

1.Гомер сәхнәсе: Истәлеләр, хатирәләр/Рауза Хәйретдинова. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2006.

2.Камал  театры сайты. http://www.kamalteatr.ru/document/historytat.html

3. “Мәгърифәт” газетасы, 1998

Информация о работе Татарстанның һәм Россиянең атказанган һәм халык артискасы Рауза Хәйретдинова