Автор: Пользователь скрыл имя, 23 Ноября 2011 в 17:17, сочинение
Татар әдәбияты, бүтән халыкларның әдәбиятлары кебек үк, күп баскычларны, күп дәвер һәм этапларны үтте. Аның эчтәлеген, характерын һәм үсеш баскычларын, беренче чиратта, әлбәттә, халык тормышындагы экономик һәм иҗтимагый-политик шартлар билгеләде. Әмма татар әдәбияты, океан уртасындагы ялгыз утрау булмыйча, дөнья әдәбияты материгының бер өлкәсе рәвешендә башкалар белән «тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып» үсте, үзеннән олырак һәм тәҗрибәлерәк әдәбиятларның казанышларын иҗади үзләштерә килде, үз тәҗрибәсен уртаклашуда да саранлык күрсәтмәде.
Ишеттем
мин кичә: берәү җырлый. Чын безнеңчә матур, милли көй; Башка килә уйлар төрле-төрле − Әллә нинди зарлы, моңлы көй. |
Габдулла Тукай. |
Татар әдәбияты, бүтән халыкларның әдәбиятлары кебек үк, күп баскычларны, күп дәвер һәм этапларны үтте. Аның эчтәлеген, характерын һәм үсеш баскычларын, беренче чиратта, әлбәттә, халык тормышындагы экономик һәм иҗтимагый-политик шартлар билгеләде. Әмма татар әдәбияты, океан уртасындагы ялгыз утрау булмыйча, дөнья әдәбияты материгының бер өлкәсе рәвешендә башкалар белән «тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып» үсте, үзеннән олырак һәм тәҗрибәлерәк әдәбиятларның казанышларын иҗади үзләштерә килде, үз тәҗрибәсен уртаклашуда да саранлык күрсәтмәде.
XX
йөз башы татар әдәбиятында
башка проблемалар белән
Әдәбиятыбызның чишмә башы булган Тукай иҗаты тулысы белән милләт язмышына багышланган дисәк тә, хата булмас. Чөнки ул − халык улы, аны халык үстергән.
Г. Тукай − татар әдәбиятының күренекле вәкиле, ул иҗтимагый фикерләве, фәлсәфи карашларының тирәнлеге, эстетик зәвыгының нечкәлеге һәм зирәклеге белән аерылып торган шагыйрь. Тукай − шул ук вакытта әдәби тәнкыйтьче, ялкынлы публицист та, туган халкының авыр язмышын уртаклашкан һәм аңа чиксез мәхәббәт саклаган, куанычына сөенгән, фаҗигасен тетрәнеп җырлаган олы әдип тә.
Иҗатының башлангыч чорында ул «Дусларга бер сүз» шигырендә, милләтенең хәлен җиңеләйтү өчен, кулга-кул тотынышып эшләргә, көрәшергә өнди. Алга киткән башка милләтләрнең хәленнән үрнәк алып, «егъла-тора алга таба атлыйк» дип өнди. Хөррият алу, аныңча, үсеш, алга китү юлында зур мөмкинлекләр ачачак. Моның өчен нишләргә соң? Тукайча, «мәдәният мәйданында урын алу», «тырышудан бушамау», безнең мәнфәгатьләрне кайгыртучы депутатлар сайлап Петербургка җибәрү, башкаладан «кирәкләрне сорау». Ләкин озакламый Тукай бу юл белән азатлыкка ирешү мөмкин түгеллеген аңлый. «Иттифакъ хакында» исемле шигырендә ул бердәнбер дөрес юл − иттифакъ, ягъни үзебезне һәм көчебезне берләштерү кирәклеген яза. «Шәкерт, яки бер очрашу» шигырендә авторның әйтергә теләгән фикере тирәнрәк: ул шәкерткә горур булырга, күңел байлыгын арттыра барырга, бәхеткә ирешү максатында аң-белемне даими үстерүгә ирешергә, шуның өчен үзеңне ярлы санамаска куша.
Үзе яшәгән елларның бер генә хәл-әхвәленә, игътибарны җәлеп итәрлек бер генә вакыйгасына да Г. Тукай битараф калмый. Ул курыкмыйча, өстен катлауларны, кеше хакын ашаучы изүче сыйныфларны тәнкыйтьли, хакимиятләргә тел-теш тидерүдән дә тыелып тормый. Ул милләтебезнең кол хәлендә яшәвенә сызланды, аның бәхетле, ирекле чагын күрергә теләде:
Кайчан
соң, и фәкыйрь милләт, бәһарең!
Кайчан китәр кичең, килер кәһарең? −
дип, халкы өчен яз, якты көннәр килүен теләде, шуны җырлады.
Г. Тукай күрсәткәнчә, халык үзенең бәхетен, тату, дус булганда, бер максатка бердәм барганда гына таба ала. Егерме ишьлек шагыйрь, шулай итеп, гасырыбызның беренче елларында ук хакыйкатьне ачып сала, татарның таркаулыгын зур кимчелек итеп күрсәтә. Язмышка битараф караучылардан «Йокы» шигырендә усал итеп көлә:
Дәүләт,
бәхет биргән йокы,
Милек, тәхет биргән йокы,
Безгә кирәк илла йокы,
Йокы, йокы, йокы.
Г. Тукай үз бәхетен тулаем милләт иминлеге белән генә тәэмин ителә дип инанды. Бу аның халык белән үзен аерылгысыз бербөтен итеп каравы иде. Ул татарның бетүгә хөкем ителүенә ихлас әрнеде.
Бар уем
кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем;
Саулыгың − минем саулык, авыруың - минем
авыруым.