Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә компьютер технологияләре куллану

Автор: Пользователь скрыл имя, 06 Ноября 2012 в 09:08, доклад

Описание работы

Хәзер компьютер кеше эшчәнлегенең барлык өлкәләренә дә нык үтеп керде. Бер генә белгечлекне, профессияне дә аңардан башка күз алдына китереп булмый. Мәгариф оешмаларын компьютерлаштыру – мәгариф үсешендәге өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Шунлыктан мәктәпләр интерактив такталар, мультимедиа проекторлары белән җиһазлана, дәресләрдә компьютерлар кулланыла.

Работа содержит 1 файл

Хамидуллина А.Ф..docx

— 36.00 Кб (Скачать)

Муниципаль белем бирү учреждениесе  «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбе”

 

 

 

 

 

 

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә компьютер технологияләре куллану

 

 

 

 

 

 

 

Муниципаль белем бирү  учреждениесе  «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең  татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 Хәмидуллина Алсу Фәрит кызы

 

 Хәзер компьютер кеше эшчәнлегенең барлык өлкәләренә дә  нык үтеп  керде. Бер генә белгечлекне, профессияне дә аңардан башка  күз алдына китереп булмый. Мәгариф оешмаларын компьютерлаштыру – мәгариф үсешендәге өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Шунлыктан мәктәпләр интерактив такталар, мультимедиа проекторлары белән җиһазлана, дәресләрдә компьютерлар кулланыла. Башка күп кенә һөнәрләр кебек үк, укытучы һөнәре дә компьютер технологияләрен нәтиҗәле куллануны күз алдында тота. Компьютер технологиясеннән нәтиҗәле файдалану – хәзерге көндә укыту методикасының мөһим бурычы. Яңа төр эшчәнлек, компьютерны “йөгәнли белү” гә кызыксыну булдыру бәрабәренә укытуның сыйфатын күтәрүгә ирешү - әлеге технологиянең иң өстенлекле ягы.

Дәрес – уку-укыту эшчәнлегенең иң төп урыны. Нәкъ менә дәрестә укучылар укытучылары  җитәкчелегендә үз интеллектларын һәрьяклап үстерү, белем алу һәм тормыш мәсьәләләрен хәл итү өчен мәгълүмат туплау максатында компьютер технологияләрен кулланырга өйрәнә. Компьютер – бүгенге заманда белем алу өлкәсендәге максатларга ирешү, укыту процессын баету, бала шәхесе һәм укытучының һөнәри осталыгы үсешенә йогынты ясау чарасы ул. Моның өчен мөгаллимгә:

  1. компьютердан файдалануның үзенә хас үзенчәлекләрен педагогик әсбап буларак аңлау, аның мөмкинлекләрен һәм җитешсез якларын билгели белү;
  2. уку материалын аңлата алу һәм укучылар белемен тикшерүнең бер ысулы буларак веб-ресурслардан файдалана белү тәҗрибәсенә ия булу;
  3. үзең укыта торган фән укытучылары өчен тәкъдим ителгән кулланма программа һәм ярдәмлекләр белән эш итә белү алымнарын үзләштерү кирәк.

Дәрестә компьютердан файдалану максатчан һәм методик яктан нигезләнгән булырга тиеш. Укытуның башка  нәтиҗәлерәк чараларын эшкә җигү мөмкин булганда, компьютер куллану һич тә мәҗбүри түгел. Башка укыту ысуллары белән чагыштырганда югарырак нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеге биргән очракта гына мәгълүмати технологияләргә мөрәҗәгать итү мөһим. Әлеге технологияләр яңа материалны өйрәнү  дәресләрендә , осталык һәм күнекмәләрне үзләштергәндә, шулай ук практик дәресләрдә яхшы нәтиҗәләр бирә.  

Татар   теле   һәм әдәбияты дәресләрендә  дә мәгълүмати технологияләрне куллануның өстенлеге бәхәссез. Барыннан да элек, әлеге технология – шәхескә юнәлтелгән, ныклы һәм вариатив булуы белән аерылып тора. Дәресләрдә компьютер куллануның  юллары һәм ысуллары күптөрле. Шуларның берсе – электрон презентацияләр.

Электрон презентация  – укытучы тарафыннан дәрестә  кулланыла торган һәм аның аңлатмалар бирүен  һәм өстәмәләр кертүен таләп иткән ярдәмче чара. Презентация слайдларын дәрес материалын аңлатканда, үзләштергән белемнәрне ныгытканда яки дәрестә проблемалы ситуацияләр булдырган чакта куллану аеруча уңышлы. Мин дәресләрдә бу эш төрен киң күләмдә файдаланам, презентацияләрне үзем төзү белән беррәттән интернет челтәреннән дә алам. Аларны бер системага салып, картотекасын булдырдым. Дәресләрдә презентацияләр төзү һәм куллану турындагы фикерләрне гомумиләштереп, түбәндәгеләрне әйтергә мөмкин:

  1. Анимация күп  һәм артык актив булмаска тиеш. Баланың төп игътибар теманы үзләштерүдән читкә китәргә тиеш түгел.
  2. Фонга аерым игътибар бирелергә тиеш. Караңгы һәм артык кискен төсләргә язылган  язулар укучы игътибарын читкә җибәрә. Төсләрнең һәм текстның еш алмашынуы да  файдага түгел.
  3. Тавыш катнашында бирү дә артык. Бу очракта укытучы аңлатма биреп бармаган видеофрагментлар гына искәрмә булып тора.
  4. Электрон презентацияләрне өй эшенең бер төре  итеп тә бирергә мөмкин.  Мондый биремнәрне үтәгән чакта укучылар компьютер белән эш итәргә, үз фикерләрен төгәл һәм кыска итеп  әйтергә өйрәнә. Мондый презентацияләрне укытучы аңлаткан чакта да, өй эшләрен тикшергәндә дә кулланырга мөмкин. Моның өчен вакыт та аз сорала. Укучылар яңа презентацияләр белән тәнәфес вакытында да, дәрестән тыш буш вакытларда да  бик теләп таныша алалар. Алар, үзләре башкарган эшнең кирәклеген тоеп,  өй эше биремнәрен үтәүгә җитдирәк тә карый башлый.  Хәтта докладлар һәм төрле чыгышлар  әзерләргә бик үк атлыгып тормаган  укучылар да компьютер белән бик теләп эшлиләр.

 

 Соңгы вакытта мәктәпләр Интернетка  тоташты, Wi-Fi нокталар ярдәмендә дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда интернет-материалларын турыдан-туры кулланырга була дигән сүз. Әдәбият дәресләрендә видеоматериаллар, спектакльләр карау аеруча уңышлы дип саныйм.Мәсәлән 6 нчы сыйныфта укучылар Г.Камалның “Беренче театр” спектаклен бик яратып карадылар, шулай ук 9 сыйныфта борынгы заман әдәбияты буенча видеоматериаллар белән таныштык. Барлык фәннәр буенча да, шул исәптән татар теле һәм әдәбиятыннан да, мәгълүмати ресурслар саны арта. Хезмәттәшләребезнең шәхси сайтлары төзелү- хәзерге заман укытучысының хәлен күпкә җиңеләйтте. Мин интернетта аеруча коллегаларым Гөлназ Җәлилова, Гүзәлия Тарханова, Гөләндәм Хәлиуллина,  Гайнетдинова Гөлназларның шәхси сайтларыннан файдаланам.

Дәресләргә әзерләнү дә интернет ярдәмендә бик уңышлы бара. Ул торган саен уку-укыту эшчәнлегендә файдалана алырлык мөмкинлекләргә ия була бара.

Татар телен укытудагы  бүгенге көн таләпләре һәм  мәгариф системасына бердәм дәүләт имтиханнарының үтеп керүе укытучыларны иҗади эзләнүләргә китерде. Билгеле булганча, БДИ нигезен төрле формадагы тестлар тәшкил итә. Ә тестларга дөрес җавап бирү өчен, фәнни камил белү белән бергә, укучыларны кече класслардан ук тестлар белән эшләргә өйрәтү зарур.  Кәгазьдә язып, аны укучыларга таратып, соңыннан җыеп алып тикшерү укытучыдан бик күп вакыт сорый. Компьютерга кертелгән махсус программалар тестлар төзү һәм чишү өчен укытучы хезмәтен күпкә җиңеләйтә. Тестлар төзү өчен аеруча Hyper Test программасы аеруча отышлы. Әлеге программа белемне ни дәрәҗәдә үзләштерүне ачыклау өчен бик тә уңайлы. Шулай ук интернет челтәрендәге он-лайн тестлар куллану да укытучы хезмәтен җиңеләйтә.

Дәресләрдә  уңышлы кулланырга мөмкин булган компьютер программаларының тагын берсе – Microsoft  Power Point программасы. Әлеге программа нигезендә төрле темаларга презентацияләр һәм слайдлар әзерләргә, аларны соңгы вакыттка кадәр киң кулланган кәгазь плакат һәм таблицалар урынына күрсәтмәлелек рәвешендә файдаланырга була. Шулай ук укучыларның үзләренә дә өй эшләре итеп тә, иҗади эш формасында да,   өстәмә белем бирү  дәресләрендә  (түгәрәкләрдә) дә уңышлы кулланырга мөмкин.           

Бүгенге уку-укыту процессы укытучылар алдына яңа педагогик  технологияләргә таянып эшләү, уку-укыту  эшендә аларның барсын да теге яки  бу дәрәҗәдә куллану  максатларын куя. Шулар белән бергә, заман алга барган саен, бүгенге уку-укыту процессында иң әһәмиятле урынны  заманча технологияләрнең берсе булган компьютер технологиясе алып тора. Аны дәресләрдә куллану торган саен үсә, камилләшә бара.

Компьютер технологияләрен   татар   теле  һәм әдәбияты  дәресләрендә  куллану дидактиканың фәннилек, күрсәтмәлелек, аңлаешлы булу, эшлеклелек, һәм мөстәкыйльлек принципларын куллану мөмкинлеге бирә. Алар яңа төр мәгъ лүмат табуның аеруча әһәмиятле функцияләрен үти, белемне камилләштерүдә, ныгытуда һәм гомумиләштерүдә, тәрбия бирүдә, эзләнүләр һәм  тикшерүләр алып баруда, үзгәрешләр кертүдә зур чара булып тора. Әлеге технологияләрдә уңышлы файдалану дәреснең нәтиҗәлелеген күтәрә, укучыларның кызыксынучанлыгын арттыра, аларны белем дөньясына җәлеп итә, өлгереш күрсәткечен һәм уку сыйфатын яхшырта.

 

КУШЫМТА

 

Татар әдәбияты

11 нче сыйныф (рус мәктәбе,  татар группасы)

Тема: Кәрим Тинчуринның  “Сүнгән йолдызлар” драмасының идея проблематикасы, сәнгатьчә эшләнеше, бүгенге көндәге әһәмияте.

Максат: Драманы анализлау: әсәрнең төп проблемаларына, образлар системасына бәя бирергә өйрәтү; әсәрнең кыйммәтен, авторның идеясен аңлату.

Җиһазлау: Г.Ф. Саттаровның “Татар исемнәре сүзлеге”, дәреслек, драманың тулы варианты,спектакль, презентация

Дәрес барышы.

I Актуальләштерү.

  1. Укытучы. Укучылар,  әсәргә тарихчылар күзлегеннән карыйк. Әсәр кайчан язылган? (1923 елда.)  
    - Әйе, әсәр 1923 елда языла һәм беренче тапкыр 1924 елда театр сәхнәсендә уйнала. Ул тамашачылар тарафыннан яратып кабул ителә. Надир ролен К. Тинчурин үзе башкара. Сәрвәрне - Галия Кайбицкая, Исмәгыйльне Ситдыйк Айдаров уйный. Шушы көннән алып әлеге драма татар театры сәхнәсеннән төшми. Әсәр музыкаль драма булуы белән дә үзенчәлекле, Салих Сәйдәшев аның рухына туры китереп көй иҗат иткән. (Слайдларда әлеге рольләрдә уйнаучылар: Галия Кайбицкая, Ситдик Айдаров фотолары, спектакльдән күренешләр һәм Салих Сәйдәшев белән Кәрим Тинчуринның бергә төшкән фоторәсемнәре күрсәтелә, алар буенча әңгәмә үткәрелә.)  
    2. Укытучы. Укучылар, бу драмада нинди тарихи вакыйга сурәтләнә? (Беренче бөтендөнья сугышы.)  
    - Бу сугыш турында ниләр беләсез? (Укучыларның фикере тыңлана, тарих дәресләрендә алган белемнәре искә төшерелә.)
    • Россиянең гербы нинди? (җаваплар тыңлана, слайд күрсәтелә)

II. Яңа материалны аңлату.

Драма сюжетынында Исмәгыйль  күргән төш әһәмиятле роль уйный. Төшендә ул аждаһа төсле бернәрсәнең килеп чыгуы һәм берәм-берәм йолдызларны сүндереп бетереп, Сәрвәр белән үзен һәм барлык яшьләрне кабып йотуы турында сөйли. Ике башлы аждаһа – Россиянең ике башлы каракош гербы. К. Тинчурин нәрсә әйтергә тели? Совет хөкүмәте булса да, власть алмашынса да, халыкка караш үзгәрмәде.

Бу фикерләрне драмада  кычкырып әйтеп булмый, шуңа күрә автор  читләтеп әйтү юлын сайлый. К. Тинчурин пьесасының сюжетындагы вакыйгалар барышында исемнәрнең мәгънәсе зур роль уйный.

Әсәрдә исемнәргә тирән мәгънә салынган. (слайд күрсәтелә)

Исмәгыйль – Алла үзе  ишетә.

Сәрвәр – халык башлыгы, җитәкче, дәрәҗәле.

Надир – сирәк очрый  торган, чибәр.

Мөрид – ишанга ант иткән  кеше, иярчен.

Сафый – саф, керсез.

Сираҗи – яктырткыч, шәм.

Шайбәк – Шаһибәк.

Сәләхи – игелекле.

Гайфулла – Алланың  сәләтле кешесе.

Каршылыкларны табу:         Исмәгыйль белән Сәрвәр арасында каршылык юк кебек. Бар.  

Характер сыйфатларын  ачу. Каршылык – Исмәгыйльнең характерында. а) Исмәгыйль – ялчы, ятим, Надирны хөрмәт итә, кызгана, өйсез, малсыз булуына кимсенә, кыюсыз, ихтыяр көчсез, мәхәббәте өчен көрәшергә нияте юк.   (М. Фәйзинең “Ак калфак” әсәреннән Бакый белән чагыштырырбыз “Әлдермештән Әлмәндәр”дәге Искәндәр кебек) Сәрвәр- бәхете өчен көрәшә торган кыз. Сәрвәр – Исмәгыйль арасында каршылык- характерлары каршылыгы.  

 б) Сәрвәр – ихлас күңелдән, ярата белә, киң күңелле, Ңадир килгәч, һич тә кимсенми! Аның хисләрен хөрмәт итә. 1. Сәрвәрнең көчле мәхәббәте һәм кыюлыгы сөйгәненең үлеменә сәбәпче була. 2. Исмәгыйльнең үлемендә үзен гаепли..мәббәтен эчке мөнәсәбәте эчке каршылыкка барып җитми

2) Надир  - акыллы, шәфкатьле, игелекле, матурлыкка, бәхеткә омтылучы егет.  Исмәгыйльгә үпкә сакламый.   3) Авыл егетләренә үпкә сакламый, гафу үтенә. (Каз өмәсе) – гафу үтенә белү – зур сыйфат. Каршылык –Надирның характерында. (көнләшә, кимсенә).

“Бәхетле булыр  өчен нишләргә кирәк?”         Кеше бәхете турындагы бәхәсләр гел ачык кала. Нәрсә ул бәхет? (Җаваплар). Сәрвәр – ачык күз алдына китерә. Надир – мәхәббәтендә күрә. Фәрхинең үз бәхете. Исмәгыйль  көрәшмәде. Һәр вакыйгадә бәхет төшенчәсе каршылыкларга очрый.

 

III Материалны ныгыту.

  1. Сәнгатьчә эшләнешенә игътибар итү (спектакльдән Каз өмәсе күренешен карау һәм геройларның сөйләменә, җыр-биюләренә бәя бирү)
  2. Әсәрне анализлау барышында ясалган гомуми нәтиҗәләр.
  3. Жанры – драма. Илдә дингә, гыйлемгә, милләткә каршы алып барылган эшләр үзе үк аның трагедиясе саналырга хаклы булса да, бу чорда җәмгыятьтә трагедиягә урын юк, җәмгыятьнең статусы ук мондый нәрсәләр язуны тыйган.
  4. Тема – милләт язмышы. Ул чорда мондый нәрсәләрне күтәреп чыгу үзе үк зур батырлык саналган.
  5. Идея – милләт саклансын өчен, традицияләр, дин яшәргә тиеш.
  6. Проблема – милләт рухи һәм физик яктан юкка чыгу алдында тору.
  7. Сюжет элементлары:
  8. – Төенләнеш – Исмәгыйльнең төше.
  9. – Кульминацион нокта – сугыш башлану, колакка дару салу.
  10. – Чишелеш – төп геройларның үлеме.
  11. 6. Әһәмияте: Милләт язмышы күтәрелә.

Өй эше.

К.Тинчуринның тормышы  һәм иҗаты буенча презентация төзергә, якларга әзерләнергә.

Информация о работе Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә компьютер технологияләре куллану